"Татар халкы тарихы орнамент мотивларында"
Татар халкының Борынгы һәм үзенчәлекле мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, кайгылары һәм шатлыклары, сугышлары, яшәү рәвеше иҗатында чагылыш тапкан.23 октябрь көнне Суыксу авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» - дигән мастер-класс үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды, орнаментның әһәмиятен ачты, аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Чара барышында алган белемнәрне һәм шаблоннарны кулланып, матур брошка ясадык.