"Прозаик рус шагыйре Лермонтов"
15 октябрь көнне бөек рус язучысы, рус әдәбиятының классикасына әверелгән күп кенә шигырьләр, поэмалар, повестьлар, романнар авторы Михаил Юрьевич Лермонтовның юбилее билгеләп үтелә. Суыксу авыл китапханәсендә танылган рус шагыйре, прозаигы, драматургы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган чара узды. Китапханәче Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тормышы һәм иҗаты, аның Кавказга беренче сәфәрләре, сөргеннәре, дуслары һәм көрәштәшләре, шагыйрьнең сәнгать иҗаты, аның биографиясенең аз билгеле фактлары турында сөйләде. Чарада М.Ю. Лермонтовның «Шагыйрь үлеме», «Бородино», «Парус» шигырьләрен кычкырып укыдылар.