"Кыйбласы – балачак иле"
7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 75 яшь. Суыксу авыл китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең тууына 75 яшь тулу уңаеннан «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр бик күп китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Китапханәче балаларга юбилярның биографиясе белән таныштырып үтте, кычкырып шигырьләрен укыдылар.