"Укытучы – бөек исем"
1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Укытучылар көне - ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар. Укытучы – һәр кеше өчен остаз роле зур әһәмияткә ия. Чөнки укытучы – һәрбер кешегә Белем дигән зур дөнья ача. Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Укытучы – бөек исем» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котладык.