"Сез бит әле безгә бик кирәк"
Ел саен 1 октябрьдән бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.1 нче октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният йорты һәм китапханәдә эшләп чыккан өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдык.