Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Интернетның файдасы һәм зыяны "

 

Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Интернет көненә Суыксу авыл китапханәсендә «Интернетның файдасы һәм зыяны» әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга интернет – ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркем файдалана ала, дип сөйләп үтте. Интернетта кызык һәм куркынычсыз булырга мөмкин. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук балалар мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзләрен вируслардан ничек сакларга һәм үз мәгълүматларын якларга, социаль челтәрләрнең һәм гомумән Интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр.