"Борынгы һөнәрләр дөньясы"
23 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Борынгы һөнәрләр дөньясы» дигән мастер- класс узды. Китапханәче балаларны халык һөнәрләре – йонны кулдан эрләү белән таныштырды, эрләү тарихы, традицияләр, гореф-гадәтләр, эрләү өчен йонның ничек әзерләнүе, эш кораллары - каба, орчык турында сөйләде, җепнең ничек барлыкка килүен күрсәтте. Чарада катнашучылар эрләүнең хатын-кыз җилкәсенә төшкән барлык эшләрнең иң мәшәкатьлесе, әмма иң мавыктыргыч кул эше булуын белделәр. Теләге булган һәркем җеп эрләү һәм бәйләү процессында катнаша алды.