"Минем иҗади гаиләм"
Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Бу безнең кечкенә дөнья, анда без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне төзибез. Гаиләдә уртак иҗат артында үткәргән вакыт бигрәк тә кыйммәтле, ул гаилә ялын баетып кына калмый, ә бәлки балаларны һәм өлкәннәрне уртак эшләрдә берләштерә. Гаилә елы кысаларында Халыкара гаилә көнендә Суыксу авыл китапханәсендә «Минем иҗади гаиләм» дигән кулдан иҗади эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сөлгеләр диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр , оекбаш, бияләйләр һәм башкалар урын алды.