"Тылсымчы көз"
Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар . Көз- ул Гүзәллек Патшабикәсе. Мондый матурлык үзе гади дә, үзе тыныч та, ләкин шул ук вакытта ачык та, көчле дә. 16 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,«Тылсымчы көз» дигән чара уздырылды. Чарада халык мәкаль-әйтемнәре, көз темасына кагылышлы табышмаклар яңгырады, балалар көз сынамышларын искә төшерде. Китапханәче көз һәм аның матурлыгы, безгә биргән нигъмәтләре турында сөйләп үтте. Көзге нигъмәтләрдән ташкабакны бизәделәр, кызлар үзләренә миләштән мәрҗән ясап киделәр, нарат күркәсеннән керпе ясадылар.