"Яса, уйлап тап, эшләп кара"
13 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Яса,уйлап тап эшләп кара,» дигән мастер – класс үткәрелде.Китапханәче ярдәмендә балалар төсле кәгазьдән җил вертушкасы ясадылар. Соңыннан, эшләнмәләр эшләнгәннән соң, урамда үзләренең уенчыкларын гамәлдә сынап карадылар. Үз кулларың белән кәгазьдән ясалган Вертушка – балаларга уңай хис-кичерешләр китерә торган гади эшләнмә. Алар аның белән йөрергә чыгалар һәм кызыксынып уенчыкның ничек хәрәкәткә килүен күзәтәләр. Төрле төстәге калаклар җилдә әйләнә, күңелле әйләнеш барлыкка китерә. Мастер - класста китапханәче өй шартларында җәй өчен популяр күңел ачу эшләрен ничек ясарга кирәклеге турында адымлап сөйләп үтте .