Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Татарстан – туган җирем"

Ел саен 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Бу көнне, 1990 елның 30 августында, җөмһүрият Югары Шурасы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.29 август көнне Суыксу авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан китап укучылар игътибарына «Татарстан – туган җирем» китап күргәзмәсе тәкъдим  ителде. Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары турындагы китаплар урын алды. Китапханәче китап укучыларга бәйрәм тарихы, республика дәүләт символлары, герб һәм әләм төсләренең әһәмияте турында сөйләп үтте.