"Флагның өч төсе"
Россиядә ел саен 22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Флагның өч төсе » дигән әңгәмә оештырылды.Китапханәче әңгәмә барышында әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм флаг төсләренең нәрсә аңлатуы,турында сөйләп үтте, төсле кәгазьләрдән кисеп Россия флаглары ясадык.