Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тылсымлы тел"

 Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. Г.Моратның тууына 65 ел тулу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Тылсымлы тел»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган.