"Китап галим – телсез мөгаллим"
Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көнне язучылар, шагыйрьләр, китап кибетләре, китапханәләр билгеләп үтә, һәм, әлбәттә, укучылар – китап сөючеләр. Китап сөючеләр көненең төп бурычларының берсе - китап укуны популярлаштыру. Китап - кешелекнең төп могҗизаларының берсе. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә. Суыксу авыл китапханәсендә бөтендонья китап сөючеләр көненә яңа китаплардан «Китап галим – телсез мөгаллим» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.