Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Игътибарлы булыйк"

24 июль көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Игътибарлы булыйк»дигән чара уздырылды. Бу чарада китап укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре турында видеоролик карап үттек һәм юл йөрү кагыйдәләрен ойрәндек .  Безнең тормышыбызда бүген транспорт чаралары зур урын алып тора. Юлларда хәрәкәт иткәндә алар билгеле бер тәртипкә буйсыналар, 1994 нче елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән.Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, юлларда хәвеф-хәтәр булыргы мөмкин. Статистикага караганда юллардагы фаҗигаләрнең күбесе җәяүлеләр гаебе белән була. Балалар катнашында да юлда күңелсезлекләр килеп чыга. Мондый хәлләр булмасын өчен, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны үтәргә кирәк.