"Тарих битләренә күз салып"
10 июльдә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә, ул Петр Беренче җитәкчелегендәге рус армиясенең Полтава сугышында швед гаскәрләрен җиңүенә багышлана. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Тарих битләренә күз салып » дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Ул 1709 елның 8 июлендә (27 июньдә) уздырыла. Полтава сугышында рус армиясенең тәвәккәл җиңүе Төньяк сугышта Россия файдасына борылыш ясаган һәм Швециянең Европадагы төп хәрби көч буларак хакимлегенә чик куйган. Бу сугыш нәтиҗәсендә Король Карл XII армиясе юкка чыга. Россиягә борынгы рус җирләре күчә, һәм ул Балтыйк диңгезе ярларында ныклы ныгый.