"Күңелле балачак"
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 1 июнь көнне Суыксу авыл китапханәсе Суыксу мәдәният йорты белән берлектә «Күңелле балачак» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәм чарасында катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте. Балалар төрле кызыклы уен-ярышларда катнашып, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.