Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китапханә серле -дөнья"

 27 май-Гомумроссия китапханәләр көне- китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.Китапханәләр кешеләрне белем,сәнгать,тарих,мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр.Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.Китап – китапханәнең нигезе.Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар.Китапханәче хезмәте тыйнак,әмма бик тә күркәм.Ул сүздән тирән белемле булуны да,аралаша белү осталыгын да,сабырлык та таләп итә.Китапханәчеләр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе чәй табыны артында күп еллар эшләп киткән хезмәттәшләрне чакырып әңгәмә үткәрелде.Аларны бәйрәм белән котлап, бергә хәтирәләрне искә алдык, китапханәнең эшчәнлеге турында сойләп уздык, яңа кайткан китаплар белән таныштырп үттек.