"Батырларга мәңгелек дан!"
8 май көнне Җиңү көне уңаеннан һәйкәл янында «Батырлар мәңгелек дан!» дип исемләнгән митинг, бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Бәйрәм сугышта һәлак булган ветераннарга куелган һәйкәлгә чәчәк һәм венок кую белән башланып китте. Бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдык. Ветераннарга котлау сүзләре җиткерелде. Мәктәп укучылары монтаж куйды. Чәй табыны артында ветераннарыбызга , котлап матур җырлар башкарылды.