Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Мин кулыма китап алдым"

Суыксу авыл китапханәсендә «Мин кулыма китап алдым » дигән кычкырып сәнгатьле уку оештырылды. Чара барышында укучылар белән китап укуның нинди әһәмияткә ия булуы турында фикер алыштык. Укучылар яраткан язучыларының китапларыннан шигырьләр, әкиятләр, хикәяләрне кычкырып  укыдылар. Китапханәче китап  укучыларга китап укуның сүз байлыгын арттыруда, кешеләр белән аралашырга ярдәм итүдә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшыртуда әһәмияте  зур булуын аңлатып китте.