"Ныгый бара татарлыгым"
Сабиров Ирек Нәгыйм улы 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. Табигатьнең гүзәллеге, иҗат белән мавыккан гаилә йогынтысында анда әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяна. Ирек Сабиров мәгариф оешмаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында әдәбият-шигърият сөючеләр, китап укучылар белән даими һәм регуляр очрашып тора, үзенең иҗаты белән таныштыра, татар шигърияте темаларына лекцияләр белән чыгыш ясый. И.Сабировның туган көне уңаеннан,Суыксу авыл китапханәсендә “Ныгый бара татарлыгым” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.