Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Галәм киңлекләре"

  12 апрельдә  Космонавтика көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Галәм киңлекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә китап фондында булган китаплар  урын алды. Китап укучы балалар белән кулдан эшләнмәләр эшләргә өйрәндек.1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды. Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.