Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә, шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру да бик мөһим. Кешенең сәламәтлеген нәрсә какшата соң? Менә шул сорауларның барысына да 8апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән чарада җавап таптылар. Чарада Суыксу авыл фельдшерының ярдәмчесе да катнашты һәм китап укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.