"Кошлар безнең дуслар"
3 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар безнең дуслар » дигән чара уздырылды. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, шулай ук кошларның кешелек тормышында һәм табигатьтә файдалары турында танышып үттек. «Бу нинди кош? Кем белә?» дигән сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптык. Китапханәдә оештырылган «Кошлар безнең дуслар » дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, андагы китаплардан да файдалана алдылар.