Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Елмаю боз эретә"

 1 апрель көнне Бөтендөнья көлке көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучы балалар белән «Елмаю боз эретә» дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үттек. Китаптан кычкырып мәзәкләр укыдык, үзләре белән булган кызыклы хәлләрне исләренә төшереп сөйләү булды. Бу чара укучыларның иҗади сәләтләрен ачырга, тапкырлыкларын арттырырга, күңел ачу чарасы буларак , сәламәтлекләрен ныгытырга, авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмаска, югалып калмаска ярдәм итә.