Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кем беренче?"

30 март көнне Суыксу авыл китапханәсендә китап укучы балалар өчен «Кем беренче?» дигән сорау-җавап кичәсе узды. Балалар төрле темадагы сорауларга җавап тапты. Шулардан: сүз төзмәне һәм мәкальләрне дәвам иттек, өч сүз белән генә әкиятне танып, укылган шигырьнең кайсы язучыныкы икәнен әйттек, әкият геройларын тасвирлау ярдәмендә танып һәм башка шундый кызыклы һәм мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптык.