"Әкиятне таны"
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында көнне Суыксу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әкиятне таны» дигән викторина узды. Китап укучы балалар татар халык әкиятләрен, рус халык һәм чит ил халыклары әкиятләрен укып белделәр. Шуңа күрә балалар үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп раслый алды. Әкиятнең башын һәм ахырын сөйләделәр, башка шундый мавыктыргыч сорауларга җавап таптылар.