"Тәгәри китте йомгагым"
"Пушкин картасы" проекты кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә гаилә кул эшләре темасына «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс үткәрелде. Ыргак белән кухня эчен кирәкле тоткычлар бәйләргә өйрәндек. Шулай ук «Тәгәри китте йомгагым» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучылар күргәзмәдәге китаплардан да файдалана алдылар. Тоткыч - ул теләсә кайсы хуҗабикәнең кухнясы ансыз булмый торган әйбер. Аны теләсә нинди кул эшләре ысулы белән ясарга мөмкин. Аны бәйләү схемасы иң гади дә, махсус осталык таләп итүче дә булырга мөмкин.Чөнки үз куллары белән эшләнгән әйбер интерьерга һәрвакыт индивидуальлек һәм колоритет өсти.