"Наркотикларсыз дөнья"
Суыксу авыл китапханәсендә районкүләм акциясенә кушылып «Наркотикларсыз дөнья» дигән чара уздырылды . Наркотиклар-химик яки табигый чыганаклы психотроп матдәләр, алар аңны үзгәртәләр һәм тотрыклы наркоманиягә китерәләр. Наркотикларның һәр төре организмга зыян китерә, аның системаларын әкренләп җимерә һәм үлемгә кадәр кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерә. Хәзерге заманның законсыз наркотик матдәләр сату базарлары күптөрлелеге белән аерылып тора гадәти героин, амфетаминнар, марихуана гына түгел, ә башка, яңа препаратлар да очратырга мөмкин.