"Сатира батыры "
Сатирик язучы Фәнзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Үрсу авылында туа. Аның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф.Батталнын тууына 85 ел булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Сатира батыры»дип исемләнгән китап кургәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.