Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Каләмне корал итеп"

 Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Әйе, Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә күчә  торган легендар батырлары була. Муса Җәлил-шундый каһарманнарның, язучыларның берсе. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле.Ул-үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес.Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы, рухи көче, тәэсирлеге, нәфислеге арта гына бара. М.Җәлилнең туган көне булу уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Каләмне корал итеп» дигән чара уздырылды. Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук  Суыксу гомуми белем бирү  мэктэбендә укучылар  белән берлектә  шигырьләр  укып, командаларга бүленеп викторина оештырдык.