Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Солтан Шәмси язучы-тарихчы"

 Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау районы Суксу авылында туа. Солтанга өч яшь булганда, аның әтисе үлә, һәм аларның гаиләсе әнисе Юртышның туган авылына күченә.

Солтанның балачак һәм яшүсмер еллары шушы авылда уза. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәяләр һәм повестьлар, татар халкы тарихы буенча  нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле.

С. Шамсинең туган коне булу уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә Солтан Шамси, язучы - тарихчы дигән чара уздырылды. Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.