"Фәндә данлы исемнәр"
Бүген – Россия фәне көне. 1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм. Фән көне – иҗади хезмәт, эшчәнлекләре рухи иреклек һәм шәхес үсеше символына әверелгән кешеләр бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә китап укучылар белән «Фәндә данлы исемнәр» дигән призентация карап үттек.