Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Курай моңлы әкиятче апа"

 Балалар язучысы  Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа.    Р.Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе.

Роза Хафизованың туына 95ел булу уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Курай моңлы әкиятче апа» дигән чара уздырылды. Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.Шулай ук балалар белән әкиятләр уку булды.