Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Гайдар һәм аның чоры"

Данлыклы совет язучысы, журналист һәм фильмнар сценаристы Аркадий Голиков (псевдонимы Гайдар) 1904 елның 9(22) гыйнварында Льгов шәһәрчегендә (Курск губернасы) туган. Язучы үзенең әсәрләрендә гади кешеләрнең тормышын сурәтләп, сугыш елларындагы  авыр эш һәм тормыш шартларын  чагылдырган.

Язучының 120 еллыгына Суыксу авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә күзәтү оештырылды. Күргәзмәгә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде.