Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Барысы да гаиләдән башлана"

Гаилә-җәмгыятьнең нигезе, дип күп тапкырлар ассызыклады Россия хакимияте вәкилләре. 2024 ел - Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Бер-береңә карата игелекле мөнәсәбәт  тәрбияләү, гаилә тарихы, гаилә традицияләре белән кызыксынуны үстерү максатыннан Суыксу авыл китапханәсендә «Барысы да гаиләдән башлана»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә психология һәм педагогика буенча китаплар, социаль тикшеренүләр һәм фәнни-популяр басмалардан мәкаләләр, шулай ук  гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр турында нәфис әдәбият тәкъдим ителде.