"Бөек кешеләр һәм бөек ачышлар"
Россия фәне дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар биргән. Бөтен дөньяда Михаил Ломоносов, Иван Павлов, Дмитрий Менделеев, Эдуард Циолковский, Игорь Курчатов, Анатолий Александров, Сергей Королев һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның тырышлыгы белән ил кешелек цивилизациясенең күренекле ачышлары һәм уйлап табулары ватанына әверелә.
Суыксу авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни – технологик үсеш елына багышланган «Бөек кешеләр һәм бөек ачышлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә безнең тормышыбызга нык тәэсир иткән һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар тәкъдим ителде.