Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Үлем турында уйлама"

Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Язучының  әсәрләре  сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган.  Ф.Кәримнең тууына 115 ел булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Үлем турында уйлама» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган китаплар урын алды. Китапханәче китап укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясады, язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үте.Китап укучылар белән шигырьләрен кычкырып уку үткәрелде.