"Кышын кошларны ашатыгыз"
Кыш кошларга зәмһәрир салкыннары белән түгел, ачлыгы белән аеруча да куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч хәлләр мөшкелләнә. Белгечләр әйтүенчә, салкыннарда кышка калган 10 кошның 8-9ы нәкъ менә ачтан үлә. Суыксу авыл китапханәсендә «нәни дусларга» ярдәм максатыннан, «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе оештырылды. Чара барышында китапханәче китап укучы балаларга күчмә һәм кышлаучы кошлар нәрсә белән аерылып торулары, аларның үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар үз куллары белән җимлекләр ясап һәм аларга ашлык салып җимлекләрне якындагы агачларга элеп куйдылар.