"Игътибарлы бул!"
Көзге көннәрдә юл һәм тротуар еш кына боз катламы һәм кар белән капланган була. Мондый шартларда таеп егылырга да мөмкин. Юл аркылы чыгу аеруча куркыныч. Тайгак юлда машинаны туктату авыр була. Шуңа күрә мондый һава торышында аеруча сак булырга кирәк. Балаларда юлларда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү, урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм укучыларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Игътибарлы бул!» дигән әңгәмә булды. Әңгәмә барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшереп үттек.