"Искиткеч табигать"
Галәмдә бик күп планеталар бар, ләкин алар арасында безнең өчен иң якыны, иң матуры - ул җир планетасы. Җир планетасының табигате төрле төсләргә һәм хуш исләргә бай, ул тормышта безгә бәхетнең искиткеч минутларын бирә. Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый. Алар һәрберсе үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә.
21 ноябрь көнне, Суыксу авыл китапханәсендә китап укучы балалар белән, балалар язучылары Виталий Бианки һәм Евгений Чарушин китаплары буенча табигать дөньясына эко-сәяхәт ясадык. Бу язучыларның хикәяләре һәм әкиятләрендә табигатькә мәхәббәт, аның матурлыгы алдында соклану ачык сизелә.