Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Шәвәли килде кунакка"

20 ноябрь көнне, Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел булу уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Шәвәли килде кунакка» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә Ш.Галиевнең  китапханә фондында булган  китаплары урын алды. Шулай ук күргәзмәдәге  «Әдипләребез»  дигән китап   аша китап укучыларыбыз язучының  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша алдылар. Маҗараларга корылган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган  «Шәвәли шуклыгы» дигән китабыннан кычкырып шигырьләр укыдык.