"Татарстан - туган җирем"
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Суыксу авылы китапханәсендә «Татарстан – туган җирем» дип исемләнгән күргәзмә янында китап укучылар өчен әңгәмә үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырып үтте.Китап укучылар чара барышында күргәзмәдәге китаплар белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып, конституция турындагы белемнәрен тулыландыра алдылар.