Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Бердәм көч тау күчерер"

 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Бердәм көч тау күчерер»  дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләп үтте. Соңыннан дуслык, бердәмлек турында шигырьләр, әкиятләр укыдык..