"Тарих һәм шәхес"
Татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы Нурихан Садрилмән улы Фәттахның тууына 95 ел булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Тарих һәм шәхес» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алды. Китапханәче китап укучыларны язучының иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте.