"Хайваннар турында әкиятләр"
Әкиятләр - борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән. Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Кечкенә булганда әниләр, әбиләр балаларына әкиятләр сөйлиләр, мәктәпкә баргач, әкиятләрне балалар үзләре укый башлыйлар. Әкиятләр безне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керә. Балалар арасында иң яратып укыла торганнары хайваннар турындагы әкиятләр.
Шул уңайдан китапханәдә балалар белән шул серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадык. Балалар «Хайваннар турында әкиятләр» дигән викторина ярдәмендә, үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшереп, яраткан әкият геройлары белән очраша алдылар.