"Драматург Данил Салихов"
Татар драматургы, Татарстан Республикасыныңатказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый, С.Сөләйманова, Г.Афзал, Т.Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты Данил Хәбибрахман улы Салиховның тууына 65 яшь булу уңаеннан, 7 октябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Драматург Данил Салихов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алды. Китапханәче китап укучыларны язучының иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте.