Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Солдат альбомнары"

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, күп еллар элек Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан ир-егетләр белән очрашу кичәсе оештырдык. Сәхнәгә "Истәлекле солдат альбомнары" дигән күргәзмә ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Чакырылган кунаклар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Аларны бәйрәм белән котлап матур сүзләр, теләкләр әйтелде, дәртле җырлар җырланды. Шулай ук җитезлекләрен сынап уеннар оештырылды, сорауларга җаваплар бирделәр.