"Туган телем - иркә гөлем"
Китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем-иркә гөлем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Китап укучы балалар белән сорау- җавап кичәсе үткәрелде. Балалар туган тел турында бирелгән сорауларга җавап таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, хаталы язылган сүзләрне төзәттеләр, “Татарстан” сүзеннән сүзләр төзеделәр, бирелгән сүзләрнең антоним һәм синонимнарын таптылар. Соңыннан һәр балага да истәлекле бүләкләр тапшырылды.