Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Олы юл да сикәлтәле"

18 нче февраль көнне китапханәдә язучы Рәфкать Кәрәмигә 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.

 

 

Язучы-прозаик Рәфкать Кәрами (Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев) 1942 елның 18 февралендә Татарстанның Сарман районы Алангазар авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган.

Авылда җидеелык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, берникадәр вакыт район Мәдәният йортында баянчы, аннан Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли.

 Әлмәт якларына китеп, Чупай таш карьерында әүвәл рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли, аннары «Әлмәтбурнефть» трестының 1нче энерго-хуҗалыгы конторасында (КЭХ-1) хезмәтен дәвам иттерә. Шул эшеннән армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1964—1977 елларда Р. Кәрамиев Казанда оргсинтез заводын коруда катнаша, анда әүвәл электрик булып эшли, соңыннан «Казанхимстрой» трестының 5 нче төзү идарәсендә профком председателе була. 1970 елда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.

 1967 елда ул  «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза .«Кичке уйлар» (1968),   «Капитан Хәкимов» (1972) повестьлары да язучының иҗади үсеш юлындагы бер уңышы итеп бәяләнә.

1977—1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта.  1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра. Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була.   Трилогиянең икенче кисәге «Ашкыну» — 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга. Трилогиянең өч кисәге дә бергә тупланып бер төптә чыккан басмасы 1999 елда башкарыла.  «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары  да дөнья күрә. 1992 елда әдипнең шуңа кадәр иҗат ителгән җиде повестен эченә алган «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыгаТатарстан Республикасының Милли китапханәсе уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык Өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Р. Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш.   Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак.  

1989 елда Р. Кәрами репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлли.   «Каргышлы этаплар» романы өчен ул   1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.

1979—1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә берникадәр вакыт әдәби консультант булып тора, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итә, ә 1994— 2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшли. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) берлек идарәсенә әгъза итеп сайлана, 1987— 1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты булып тора. Рәфкать Кәрами 1989 елдан Татарстанның һәм 2005 елдан Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1972 елдан — Язучылар берлеге әгъзасы.